Мәктәпләрдә беренче чирек йомгаклана
Мәктәпләрдә беренче чирек тәмамланырга санаулы гына көннәр калды. 30 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр укучылар көзге каникулларда булачак. 23-26 октябрь көннәрендә укучылар беренче чирек нәтиҗәләре буенча контроль эшләр яза башлаячак. 6,7 сыйныфлар контроль эшләрне - рус теле һәм математикадан, 8-9 сыйныфлар физика, химия, математикадан язачак.